"Урман атнасы": ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре үз агачын утыртты

2019 елның 5 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе һәм "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утыртылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Питрәч районының Шигали авылы янында карагайлар утыртты.

Акция Казан шәһәрендә тагын өч мәйданчыкта узды – Биектау муниципаль районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында. Әлеге территорияләрдә агач утырту өчен 60 мең данә утырту материалы файдаланылган. Татарстан Республикасы буенча бүген барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,5 млн. үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентеләре) утыртылган. Акциягә 21 меңнән артык кеше кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International