Оешмалар һәм хосусый предприятиеләр тарафыннан гамәлдәге законнар үтәлешен мониторинглау буенча үткәрелгән чаралар барышында, 4 нче октябрьдән 5 нче октябрьгә каршы төндә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәрендәге барларның берсендә ябык сыраны алып чыгып сату факты ачыкланды: сатучы-бармен хосусый куллану савытына тутырылган 3 банка сыра сатты.
Әлеге кафеда эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуар алкогольле продукция сату шартлары чикләнешен тәэмин итмәгән. Шул рәвешле "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы бозылган.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш башлау стадиясендә.