Чистайда хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хакимияте бинасында сыра һәм сыра продукциясе сатучы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасының сыра ассоциациясе (ПАРТ) һәм "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Татарстанның сыра ассоциациясе вәкилләре хуҗалык итүче субъектларга хәбәр иткәнчә, алар ныклы хәмер аналогиясе буенча сырага минималь ваклап сату бәясен кертү инициативасы белән хөкүмәткә мөрәҗәгать иткәннәр. ПАРТ вәкилләре фикеренчә, бу чара Россиядә легаль булмаган сыра процентын киметергә ярдәм итәчәк. Шуннан соң эшкуарлар белән сыра өчен киңәш ителә торган ваклап сату бәяләре турында фикер алыштылар.

Алга таба хуҗалык итүче субъектларга алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы гамәлдәге законнар турында аңлатылды. Мәсәлән, алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата билгеләнгән зарури таләпләр турында җентекләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International