"Пятерочка" сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрелде

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 4 нче октябрендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре "Агроторг" ҖЧҖнең "Пятерочка" сәүдә объекты җитәкчесе һәм әлеге кибеттә сатучылар өчен социаль якланмаган гражданнарга, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга, өстенлекле, сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен ташламалар бирүгә (акцияләр үткәрүгә) ирешү максатларында өйрәтү семинары үткәрде. Әлеге чара барышында шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылды.

Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International