Өлкәннәр көне – үзенчәлекле бәйрәм. Балачактан ук без өлкән буын кешеләреннән халык традицияләрен һәм зирәклеген, мәдәният һәм туган тел нигезләрен сеңдереп үсәбез. Вакыт бер урында гына тормый, тормыш ритмы тизләшә, кичектергесез эшләр дә арта бара. Өлкәннәр турында кайгырту – онытырга ярамый торган гамәл. Булышлык күрсәтү, теге яки бу мәсьәләләрдә ярдәм итү – Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру бурычларының берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Өлкәннәр көне кысаларында, Балтач муниципаль районындагы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.
Очрашуның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый аң-белемнәрен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучыларның хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм үтемле системасын булдыру. Әлеге чара барышында хезмәт алучылар, кулланучы буларак, аларның хокукларын яклау белән бәйле сорауларны бирә алды.
Азык-төлек товарлары, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләренә, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсенә, күбесенчә көнкүреш өлкәләренә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде. Белгеч тарафыннан тиешле киңәшләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә бу хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында аңлатылды.
Үткәрелгән әңгәмә әлеге чараларны үткәрү кирәклеген күрсәтә, чөнки гражданнарның барлык категорияләре дә үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча грамоталы түгел.