ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов Нагорный бистәсе китапханәсендә пенсионерлар белән очрашу үткәрде.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Кулланучылар игътибарына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре хакында җиткерелде.
Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- "Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы;
- кулланучыга сатып алына торган товарлар/башкарыла торган эшләр/күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат бирү;
- кулланучыларга товар сату;
- кулланучылар өчен эшләр башкару/кулланучыларга хезмәт күрсәтү;
- товарларны читтән торып сату/үрнәкләр буенча товарлар сату
- РФ Хөкүмәте карарлары;
- ремонт яки алмаштыру чорында кулланучыга түләүсез нигездә аналогик товар биреп тору таләбе кагылмый торган товарлар исемлеге;
- товарда җитди җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучыларның аларны алыштыру турындагы таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;
- кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге.