Халык контроле эшли!

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Инде берничә ел дәвамында Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең үзләренең гражданлык позициясен күрсәтеп кенә калмыйча, шәхси янчыгы өчен акча эшләү мөмкинлеге дә бар – Халык контроленең эше дәвам итә. 

2019 елның 18 нче сентябреннән 4 нче октябренә кадәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Зәй шәһәрендә 9 контрольлек чарасы үткәрде, алар нәтиҗәсендә БДАМС системасында тиешенчә исәпкә алмау, документларсыз сату (148,3 литр әйләнештән алынды), яраклылык срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре сату, гомуми күләме 36,02 литр тәшкил иткән 9 төрле сыра һәм сыра эчемлеге алынды), сату вакыты чикләнгән сәгатьләрдә сыра сату кебек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларга юл куйган 8 хуҗалык итүче субъект булуы ачыкланды.

Сыраны законсыз сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен мөрәҗәгать итүчеләргә республика бюджетыннан 12000 сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Хәзерге вакытта хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International