"Икеләтелгән билгеләнештәге" спиртлы сыеклык әйләнеше ачыкланды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына игътибарлы гражданиннан алынган хәбәрне тикшерү барышында Казан шәһәренең Совет районындагы объектларның берсендә икеләтелгән билгеләнештәге спиртлы продукциянең сатылуы билгеләнде.

Шул сәбәпле, 8 нче октябрьдә контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре әлеге объектка "визит" ясады.

Икенчел чимал кабул итү пунктында уздырылган контроль-инспекция чарасы барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре килеп чыгышы билгеле булмаган спиртлы продукция әйләнешен ачыклады.

Төрле савытларга тутырылган 25,75 л күләмендәге алкогольле продукция сатудан алынды, алга таба экспертизага җибәреләчәк.

Хокук бозу факты буенча хәзерге вакытта административ тикшерү алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International