Сроклар? Нинди сроклар тагын?

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына сатучы тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларын бозу мәсьәләсе буенча гражданнардан мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Шул ук вакытта еш кына мондый сроклар берничә көннән алып берничә айга кадәр сузыла икән.  

Әйтик, бер үк кибеткә карата берьюлы ике язма мөрәҗәгать алынды. Беренче очракта кулланучы тузан суырткычны әле быелның май аенда ук ремонтка тапшырган булган һәм озак вакыт дәвамында товарын да, акчасын да ала алмаган. Сатучыга товарны һәм таләп күрсәтелгән дәгъваны тапшырып, бер ай ярым вакыт узып киткәннән соң түбән камалыга җавап килгән, кулланучының таләбен канәгатьләндерү өчен аңа товарны кибеткә тапшырырга кирәк, диелгән була анда. Ничек була инде бу? Ә тузан суырткыч кая киткән? Кибеттә тузан суырткычны һәм дәгъваны кабул иткәндә акт төзелгән бит югыйсә, сатып алучыга товарның гарантия буенча ремонтка кабул ителүе турында язылган анда. Сатучыдан аңлатма ала алмагач, кулланучы үз хокукларын яклауда ярдәм сорап Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте һәм язма мөрәҗәгать калдырды. Белгечләр тарафыннан юридик зат адресына законнарны аңлату таләбе белән гариза язылды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 20 статьясы нигезендә, әгәр товарның җитешсезлекләрен бетерү сроклары якларның килешүендә язма рәвештә билгеләнмәгән икән, әлеге җитешсезлекләр кичекмәстән, ягъни, гадәттә кулланыла торган ысулны исәпкә алып, аларны бетерү өчен объектив кирәкле минималь срокта бетерелергә тиеш. Товардагы җитешсезлекләрне бетерүнең якларның килешүендә язма рәвештә билгеләнгән срогы кырык биш көннән дә артык була алмый.

Икенче очракта кулланучы видеога терки торган җайланма сатып алган, гарантия чорында анда өч мәртәбә төзексезлек барлыкка килгән. Шундый хәл тагын кабатлангач кулланучы, товар өчен акчаны кире кайтару таләбен күрсәтеп, язмача дәгъва белдергән. Түбән Камада яшәүче кешегә аның таләпләрен уңай хәл итү турында смс-хәбәр килгән. Ләкин кибеткә акчасын алырга килгәч, аны кире какканнар. Сатучы сәүдә оешмасы җитәкчелегенең акчаны кире кайтару теләгеннән кире кайтуы һәм товарны ремонтлау турында таләп итүе турында белдергән. Шул ук вакытта, телдән бәхәсләр дәвам иткән арада, кулланучының акчаны кире кайтару турындагы таләбен канәгатьләндерү вакыты чыга башлаган. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 23 статьясы нигезендә, мондый җитешсезлеккә юл куйган сатучы (товарны җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшкуар, импортер) акча кайтаруны кичектергән һәр көн өчен кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли.

Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча Түбән Кама территориаль органы белгечләре, гамәлдәге законнарны аңлату максатыннан, профилактик чаралар үткәрү өчен сәүдә объектына юл алды. Ике очракта да хәл кулланучылар файдасына хәл ителде, барысына да акчалары кире кайтарылды. Үз хокукларыгызны якларга курыкмагыз. Дөрес итеп төзелгән нигезле дәгъваларны күргәннән соң сатучыларның һәм эшләрне башкаручыларның күпчелеге эшне судка җиткермәскә тырыша һәм кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерә, чөнки суд тикшерүенә һәм суд чыгымнарына бәйле эшләр товар бәясен шактый арттырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International