Алынган продукциянең гомуми күләме 40 литр тәшкил итә

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегеннән үз фатирында, алга таба арзанлы суррогат сату өчен, спиртлы продукция саклаган Яшел Үзәндә яшәүче ханым турында материал алынды. Алынган продукциянең гомуми күләме 40 литр тәшкил итә.

Территориаль орган хезмәткәре тарафыннан гражданкага карата эш кузгатылды. Продукция үрнәкләре тикшерү өчен җибәрелде, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International