Базарлы Матак авылында чаралар комплексы үткәрелде

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

2019 елның 8 нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында территориаль орган җитәкчесе рәислегендә чаралар комплексы үткәрде.

 Чаралар барашында Базарлы Матак авылы гражданнары күчмә кабул ителде, пенсионерлар өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-уку уздырылды, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торылды, КФҮ кулланучылар өчен консультация өстәле эшләде. Моннан тыш, белгечләр Түбән Әлки урта мәктәбендә кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештыруда да катнашты.

Чаралар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары һәм "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре һәм "Коррупциягә каршы көрәш турында" 273-ФЗ номерлы Федераль закон каралды.

Кулланучыларга хокукый аң-белемнәрен арттыру өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасының соңгы номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International