2019 елның 9 нчы октябреннән 11 нче октябренә кадәр "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә 24 нче "Сәламәтлек индустриясе. Казан" һәм 1 нче "Эстетик медицина һәм косметология. Казан" махсуслаштырылган күргәзмәләр эшләде. Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләренә медицина һәм косметология тармакларының соңгы казанышлары һәм үсеш тенденцияләре күрсәтелә.
Күргәзмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Психик сәламәтлекне саклау берлеге президенты Наталья Треушникова ачты.
Күргәзмә эше Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстанның дәвалау оешмалары һәм Татарстан Республикасының штаттан тыш төп белгечләре белән бергә оештырылган медицинаның һәм сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләре буенча конференцияләрне, семинарларны, түгәрәк өстәлләрне үз эченә алган бай эш программасы белән үрелеп бара.
Гадәттәгечә, күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан оештырылган кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультация пункты да эшләде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре күргәзмәдә катнашучыларга 3 көн эчендә консультацияләр бирде, болар – кулланучылар да, медицина товарларын җитештерүче, алар белән тәэмин итүчеләр дә.