Кулланучы сыйфатсыз ике контурлы казанны алыштыру турында таләп белдергән

2019 елның 11 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, сатучының кулланучы таләбен үтәүдән баш тарту гамәленә карата шикаять белдереп, С. исемле гражданка мөрәҗәгать итте. 2018 елның сентябрендә гражданка кибеттән ике контурлы "Protherm" казанын сатып алган булган. Әмма 2019 елның октябрендә анда җитди җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Товардагы җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында килеп чыкканга күрә, сатып алучы кимчелекләре булган товарны яңасына алыштыру турында таләп иткән. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарткан, ул моны товарның техник яктан катлаулы булуы белән аңлаткан һәм андый очракта, сатып алганнан соң 15 көн узгач, бары тик гарантия ремонты гына булырга мөмкин, дигән.

Кулланучыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатма бирелде.

Чыннан да, ике контурлы казаннар шактый катлаулы приборлар, чөнки бөтен җирендә автоматика урнаштырылган, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аларны Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертмәгәннәр. Шуңа күрә кулланучы теләсә нинди таләп белдерә ала, шул исәптән гарантия срогы дәвамында товарны алыштыру турында да.  

Шулай итеп, сатучы гамәлдәге законга каршы килгән булып чыга. Кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны сатучыга тапшыру буенча киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International