Хәмер продукциясен сату вакыты бозылуның 2 очрагы ачыкланды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елның 9 нчы октябрендә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә  контрольлек чараларын уздыру биреме кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре 22.26 сәгатьтә "Пиводаром" кибетендә һәм 22.03 сәгатьтә "Пан Хмельновъ" кибетендә алкоголь продукциясе сатуның вакыты бозылуның 2 фактын билгеләде. Шунысы кызык, әлеге ике сәүдә объектының һәркайсы үзен җәмәгать туклана торган предприятие буларак таныта, шул ук вакытта алар РФ ГОСТ Р 50762-2007 "Җәмәгатьне тукландыру хезмәтләре. Җәмәгатьне тукландыру предприятиеләре классификациясе" дигән илкүләм стандартта билгеләмә бирелгән  "бар" категориясенә эләкми.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законны бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше ("Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның махсус таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу") буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International