Теләче районында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәр пропагандаланды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан чыгып, әледән-әле урынга чыгып гражданнарны кабул итә. Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белемле булу дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда игътибарлы булырга һәм әйберләрне җентеклерәк сайлап алырга булыша, товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамәләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.

Теләче муниципаль районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә чираттагы очрашу булып узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров кабул итте. Кабул итү барышында гражданнарга кулланучы законнары нигезләре һәм товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәтелгәндә) барлыкка килә торган конкрет хәлләрдә үзеңне дөрес тоту мисаллары, дәгъва белдерү тәртибе һәм аны карау сроклары турында аңлатылды. 

Чара барышында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International