Россия Президенты Владимир Путин Түбән Новгородта "Россия — спорт державасы" форумын ачу вакытында россиялеләрнең хәмер куллану дәрәҗәсен киметү өлкәсендә ирешелгән казанышларга тукталган. Ул моның турында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларында күрсәтелгән булуына күрсәткән, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Путин билгеләп үткәнчә, россиялеләр каты спиртлы эчемлекләрне азрак куллана башлаган һәм спорт белән күбрәк шөгыльләнә башлаган. "Күптән түгел генә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының бу юнәлеш буенча алга баруыбызны күреп алуын һәм Россиянең соңгы елларда спиртлы эчемлекләр эчүне кискен киметүен һәм күбрәк спорт белән шөгыльләнә башлавын билгеләү – бик күңелле", — дигән ул.
Моның нәтиҗәсе буларак, дип белдергән Россия лидеры, Россиядә гомер озынлыгы сизелерлек арткан.
Элегрәк БССО алкоголь продукциясен сатуны контрольдә тоту чараларының россиялеләрнең үлем-китем очракларына һәм гомер озынлыгына йогынтысына багышланган тикшеренү нәтиҗәләрен бастырган булган. Оешма мәгълүматларына караганда, 2003 елдан башлап илдә алкоголь куллану дәрәҗәсе 43%ка кимегән. Доклад буенча, бу өлкәдәге сәясәт халыкның гомер озынлыгының сизелерлек үсүенә китергән.
Апрель аенда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова хәбәр иткәнчә, 2011 елдан ведомство илдә алкоголь куллануны ике тапкыр диярлек киметкән.
Статистика буенча, 2018 елда Россиядә үлем-китемнең 2,6% чамасы алкоголь куллану белән бәйле.