Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция таратылды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече "Унисем" күпләп-ваклап сату сәүдә үзәгендә кизү торды.

Әлеге комплекс мәйданнарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары өчен төрле товарлар тәкъдим ителгән: бик күп яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау чаралары, бакчада эшли торган кораллар, хуҗалык-көнкүреш товарлары һәм башкалар.

Кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Фикер алышуларда низаглы хәлләргә тукталганда кулланучыларның ризасызлыкларын, якларның хокукларын һәм бурычларын билгеләү ысулларына һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе турында, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International