Контроль чаралар барышында егерме биш литр күләмендә сыра әйләнештән алынды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан алынган хәбәр буенча административ тикшерү кысаларында Чистай районының Акбулат авылында урнашкан кибеткә барды.

Контроль чаралар барышында сәүдә залындагы витринада сигез төрле сыра продукциясе табылды, аларга бәяләр урнаштырылган иде. Әмма сәүдә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшкуарда сыра продукциясенә документлар юк булып чыкты.  Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 25 литр күләмендә алкогольле продукция алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International