2019 елның 15 октябрендә Минзәлә районында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының баланс комиссиясенең күчмә утырышы узды. Чарада Минзәлә муниципаль районы башлыгы, прокуратура, суд приставлары хезмәте, салым инспекциясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Эш өч юнәлеш буенча барды: үзмәшгульләр, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, кече эшкуарлыкка ярдәм чаралары.
"Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге" секциясе эшендә Чаллы территориаль органы башлыгы һәм аның урынбасары катнашты. Түгәрәк өстәл артында "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән регламентлана торган планнан тыш һәм планлы тикшерүләр үткәрүнең законлы булу-булмавына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Чара барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар таратылды.