Хуҗалык итүче субъекттан 170 литрга якын сыра алынды: ябык савыт белән алып чыгып, сыра сатыла торган булган

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

17 нче сентябрьдә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Савин районында, шәһәр барларының берсендә үткәрелә торган мониторинг барышында, ябык савыт белән алып чыгып, сыра сатылу факты ачыкланды.

Сәүдә бүлмәсен карау барышында ачыкланганча, шәхси эшкуарның әйләнештә булган сыра продукциясенә тиешле документлары юк булып чыкты.

Гамәлдәге законнар нигезендә, хуҗалык итүче субъекттан 170 литрга якын сыра алынды.

Әлеге материал буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International