Профилактик (гавами) чара: эшче штабның киңәйтелгән утырышы

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Ютазы муниципаль районында 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.

2019 елның 1 яртыеллык йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләнде.

Әлмәт районы алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозулар буенча фикер алышынды. Аларга юл куймау өчен киңәшләр бирелде.

Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының "ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ)" бүлегендә (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/) урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Индус кызы Михеева йомгак ясап: "Хуҗалык итүче субъектлардан кергән мәсьәләләрне исәпкә алып, хәмер базарында тәртип бозуларны булдырмау буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк", – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International