ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы Әлки муниципаль районының хуҗалык итүче субъектларын ачык тыңлауларга чакыра

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Көн тәртибендә:

  1. Әлки муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү;
  2. Алга таба эш буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр. Хуҗалык итүче субъектларның сорауларына җавап бирү.

Үткәрү урыны: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 57 йорт (Әлки киноучреждениесе бинасы).

Үткәрү датасы һәм вакыты:  2019 елның 24 октябре, 10:00.

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хуҗалык итүче субъектларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны бетерү максатыннан гамәли тәкъдимнәр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International