Зур штрафлар да өркетми: балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатыла

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Лениногорск шәһәренең кайбер кибетләрендә балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатуны тыю турындагы законны тупас бозулар дәвам итә.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече белән берлектә Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән уртак чаралар барышында, алкогольле продукцияне ваклап сатуда законда билгеләнгән чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан чыгып, балигъ булмаганнарга хәмер продукциясе сатуның ике очрагы ачыкланды.

Шәһәрдәге зур кибетләрнең берсендә 2005 елда туган балага "Мистер Лис яблочный сидр" дигән алкогольле эчемлек сатылган, икенче бер "сыра" кибетендә сатучы балигълык яшенә җитмәгән яшүсмергә сыра саткан.

 Ике очрак буенча да Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 2.1 өлеше буенча беркетмәләр төзелде, әлеге статья нигезендә балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне ваклап сату, әгәр бу эштә җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәл булмаса, гражданнарга – утыз мең сумнан алып илле мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – йөз мең сумнан алып ике йөз мең сумга кадәр; юридик затларга өч йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International