2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Яшел Үзән суд приставлары белән берлектә алкоголь турындагы законнарны бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләрнең яшәгән урыны һәм эш адреслары буенча рейд үткәрде. Рейдка Яшел Үзән районында – 6 адрес, шул исәптән Әйшә авылыннан – 2 һәм Яшел Үзән шәһәреннән 2 адрес кертелгән иде. Әлеге чара барышында бурычлары булган затлар белән түләнергә тиешле әҗәтләрне законда билгеләнгән срокларда түләп бетерү кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Бер бурычлы затның милкенә 10000 сумлык арест салынды.