"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучыларның хокукларын яклау турында хокукый белемнәрне арттыру һәм гамәли күнекмәләр формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 170 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары белән очрашу үткәрде.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына, хезмәт күрсәтүчедән сыйфатсыз хезмәт алынганда кулланучыларның хокуклары бозылуга, товарларны сайлау кагыйдәләренә, җитештерүчеләр турында этикеткада күрсәтелгән мәгълүматка карата таләпләр, состав, гарантия сроклары, азык-төлек товарларының яраклылык срокларына кагылышлы төп Закон нигезләмәләре җентекләп яктыртылды.
Укучылар "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән тема буенча ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасы турында белде һәм киләсе уку елында анда катнашу өчен чакырылды.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция тәкъдим ителде.