Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Татарстан тарихындагы төп сәхифәләрнең берсе 1920 елда ТАССР төзелүгә бәйле. Бу вакыйга аның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендә мөһим роль уйнаган".
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары ТАССРның күренекле эшлеклеләре истәлегенә бәйле төрле урыннарда була. Аерым алганда, 2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булды һәм әлеге бөек композиторга багышланган монументны карады.
Сәйдәшев Салих Җамалетдин улы, композитор, дирижер, пианист, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939), ТАССРның халык артисты (1951). Хәзерге татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Ул иҗатында 20 нче гасыр татар профессиональ музыкасының формалары һәм жанрлары, эстетик критерийлары һәм стиль сыйфатлары тупланган беренче милли композитор-классик буларак татар музыка мәдәнияте тарихында аерым урын алып тора. Аның композиторлык һәм башкару иҗаты күп еллар дәвамында Татарстан музыка сәнгатендә әйдәп баручы роль уйнады һәм бөтенхалык тарафыннан танылды.