Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләрдәге башлыклар, территориаль органнар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы һәм дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.
Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы территориаль органнары башлыклары территориаль органнарның ведомствоара комиссияләрен һәм мобиль төркемнәр оештыру буенча муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү формалары һәм нәтиҗәләре һәм аларны камилләштерү чаралары турында докладлар белән чыгыш ясады.