Матур куллар – үз-үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кызның визит карточкасы, ә матур һәм иң мөһиме дөрес маникюр – стильне билгели торган имиджның аерылгысыз өлеше. Бүген матур һәм сәламәт тырнакларга ия булу - ул хәтле катлаулы түгел, аларны нибары үстерергә һәм тәҗрибәле оста кулларына гына эләгергә кирәк, йә булмаса сыйфатлы маникюр материалларын сатып алып, үзлектән генә өйдә дә ясарга була.
2019 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, шәхси эшкуар А.Х.Мәүлетдинованың (Олы Әтнә авылы) маникюр кирәк-яраклар сатыла торган сәүдә объектында өйрәтү семинары үткәрде. Семинарның максаты – тырнак ясау сервисыннан файдаланучы кулланучыларның сәламәтлеген һәм хокукларын яклау. Семинар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының карары; ГОСТ 58091-2018 "Тырнак сервисы. Терминология, классификация һәм гомуми таләпләр" турында аңлатылды.
Тире катламының бөтенлегенә зыян китерү белән бәйле маникюр һәм педикюр хезмәтләре халык өчен эпидемиологик хәтәр тудыра һәм санитар кагыйдәләр таләпләренә туры китереп дезинфекция һәм стерильләштерү чараларын үткәрүне таләп итә.
Гепатитлар, ВИЧ-инфекция, гөмбә авырулары һәм башка инфекцияләр таралуны кисәтү өчен маникюр һәм педикюр остасы кирәкле йогышсызландыру чараларын кулланып һәм җиһазларны, маникюр һәм педикюр коралларын зарарсызландыру режимын саклап, эпидемиягә каршы чараларның бөтен комплексын үтәргә тиеш.
Чара ахырында "Вестник потребителя" газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр күтәрелде.