Товарны интернет аша сатып алганда, сатып алу турында карар кабул иткәндә кулланучының товар белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге юк. Интернет-кибеттә сатучы белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясы һәм "Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында" 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы Хөкүмәт карары белән җайга салына.
Онлайн рәвештә сатып алынган әйбердән ваз кичмәс яки юкка акча сарыф итүдән сакланып калыр өчен:
1) Кибетнең рейтингын, ошаган товарның тасвирламасын һәм аның турындагы фикерләрне, әлеге брендның үлчәменә кагылышлы үзенчәлекләре турында мәгълүматны өйрәнергә;
2) Товарның төп куллану үзенчәлекләренә һәм сатучының адресына (урнашу урынына), товарның җитештерү урынына, сатучының тулы фирма атамасына, товарны сатып алу бәясе һәм шартларына, аны китерү, хезмәт итү срогына, яраклылык һәм гарантия срогына, товарга түләү тәртибенә, шулай ук килешү төзү турында тәкъдим гамәлдә булган срокка, товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турындагы мәгълүматка игътибар итәргә;
3) Товарны сатып алган вакытта китертү адресын һәм түләү реквизитларын игътибар белән тутырырга, товар өчен почта аша алган вакытта түләргә кирәк.
Без шулай ук потенциаль куркыныч булган Интернет-кибетләрнең кайбер билгеләренә дә игътибар итәргә киңәш итәбез. Андый кибетләрдә товар бәясе базарныкыннан шактый түбән була, товар тасвирламасында төгәлсезлекләр яки туры килмәгән урыннары булырга мөмкин, товарны курьер ярдәмендә китертү яки үзлектән килеп алу мөмкинлеге, сатучы турында мәгълүмат та, "тарих" та булмаска мөмкин. Кулланучылар өчен хәтәр кибетләрдә сатучылар һәм менеджерлар артык үҗәт була, алдан түләп кую турында таләп итә.