Яңгыры да, штрафлары да куркытмый

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 23 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында түбәндәге адреслар буенча урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакыты бозылуның 3 очрагы ачыкланды: Химиклар проспекты буенча 57 "А" йорт, Вахитов проспекты буенча 16 "Г"  йорт һәм Корабельная урамы буенча 44нче йорт.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законны бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакыртылды (Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның махсус таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга – алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп яки аннан башка гына егерме мең сумнан кырык мең сумга кадәр; юридик затларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп яки аннан башка 100 мең сумнан башлап 300 мең сумгка адәр административ штраф салуга китерә).

Административ җаваплылыкка берничә мәртәбә тарту кибет хуҗаларының закон бозмыйча эшләү теләгенә берничек тә йогынты ясамый, кем әйтмешли: "Яңгыры да, штрафлары да куркытмый".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International