Менделеев районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлшат Вафинаның "2019 елның 9 аенда Менделеев муниципаль районында алкогольле продукцияне сату нәтиҗәләре турында" темасына чыгышын тыңладылар.
Киңәшмә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә узды. Шулай ук авыл җирлекләрендә алкогольле продукция сату, районның аз халыклы торак пунктларында автолавкалар эше, ачыкланган хокук бозулар, агымдагы елның өч кварталында район рейтингы һәм башка мәсьәләләр кузгатылды.