Әлмәт шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

31нче октябрьдә Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Ведомствоара комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Әлмәт районы прокуроры Дамир Яфизов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева, "Алкоторг" ҖЧҖнең сатулар буенча директор урынбасары Илназ Таһиров, муниципаль районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Чыгыш ясаучылар тарафыннан районда алкоголь базарының торышы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эше, "Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Белый Кремль" эшчәнлеге, агулану очраклары, 2019 елның 9 ае йомгаклары буенча Әлмәт муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча алып барылган эш турында тулы мәгълүмат җиткерелде.  Район буенча иң начар күрсәткечләргә ия булган Апак авыл җирлеге башлыгы алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү, алкоголь куллану масштабларын киметү һәм кисәтү буенча алып барылган эшләр, алкоголь белән агулану очраклары турында доклад белән аерым чыгыш ясады. Утырыш конструктив узды, фикер алышына торган теманың күп кенә аспектлары каралды, фикер алышына торган өлкәдә вәзгыятьне яхшырту өчен тәкъдимнәр кертелде. Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов алкогольле продукция әйләнеше һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International