Хатын-кызлар өчен косметика – көн саен кирәкле мөһим атрибут. Әлбәттә, даими рәвештә тән тиресенә сөртелә торган мондый чаралар сыйфатлы һәм файдалы булмаса да, сәламәтлеккә зыян китерми торган булырга тиеш. Тик еш кына моңа ирешүе бик катлаулы булып чыга, чөнки косметиканы аралый белергә, аның, чыннан да, кайсысы сыйфатлы һәм яхшы икәнлеген аңларга, ә кайсысын сатып алмаска кирәклеген чамаларга кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бу өлкәдәге күпсанлы күптөрлелекне ачыкларга һәм дөресен сайлап алырга ярдәм итәр.
Сыйфатлы косметика сайлаганда, сезгә кирәкле беренче нәрсә – аның яраклылык вакыты. Монда теге яки бу декоратив косметиканың яки тән тиресен тәрбияли торган косметиканың үзенчәлекләре турында сүз бармый. Аларның сыйфатына кагылышлы нечкәлекләр төрле булырга мөмкин. Әмма теге яки бу продуктның срогы чыкканмы-юкмы икәнлеген билгеләргә кирәк.
Әлбәттә, яхшы косметиканы кайчак тышкы кыяфәтеннән дә билгеләргә була, моның өчен чагыштырып карау ысулын гына кулланасы. Әмма сезгә бу очракта яхшы тоемлау сәләте дә комачауламас, чөнки сыйфатлы косметиканың исе йомшак, нәзәкатьле, чак кына тоемлана торган була, шул ук вакытта кайбер косметика "бәреп ега торган" исле булырга мөмкин. Куллану срогы чыккан косметиканы куллану нәтиҗәләре күңелсез тәмамланырга мөмкин. Үз-үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы кибеттә барлык косметик товарларда да яраклылык вакыты күрсәтелгән, төргәктә төп-төгәл билгеләнгән була. Әгәр дә сез аның яраклылык вакытын таба алмасагыз, һичшиксез, консультантка мөрәҗәгать итегез.
Шулай ук, составы турында да укырга онытмагыз. Һәрхәлдә, тырышып карагыз, чөнки кайбер җитештерүчеләр андый мәгълүматларны бик вак хәрефләр белән яза, еш кына укып чыгуы мөмкин дә түгел. Составта артык күп булган металл һәм буягыч матдәләр, һичшиксез, тәнегездә уңай чагылыш табар микән... Тән тиресегез турында кайгыртасыз икән, ул вакытта табигый компонентларга якынрак торучы составлы косметиканы сайлагыз. Моннан тыш, косметика чарасы бертөрле катнашмалы булырга тиеш, анда нинди дә булса чит-ят әйберләр, төсе буенча аерылып тора торган кушылмалар булмасын. Һәм, әлбәттә инде, төргәк мәсьәләсе актуаль булып кала. Ул бөтен, матур һәм кыйммәтле булырга тиеш. Чөнки косметика савытына акча кызганмаган җитештерүче аның сыйфаты өчен дә акчаны кызганмаячак.
Косметика чараларында экономияләргә кирәкми. Алга таба нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин, әйтик, аллергия һәм тән тиресенең тиз картаюы кебек күренешләр килеп чыгарга мөмкин. Сыйфат стандартларына җавап бирә торган косметиканы сайлагыз. Махсус кибетләрдән сыйфатлы косметика сатып алу Сезнең тән тирегез өчен тулы канлы тәрбия бирер.