2019 елның 1 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында "Хыял" сәүдә үзәгендәге сәүдә нокталарының берсендә спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Белгечләр барлыгы 31 флакон этил спиртын әйләнештән алды. Сатучы флакончыкларны законсыз рәвештә 50 сумнан саткан һәм моның шулай булуын аңлатмасында раслады. Саткан вакытта һәр шешәне зур саклык белән реклама газетасына төреп җибәрә торган булган.
Әлеге факт буенча шәхси эшкуарга карата беркетмә төзеләчәк һәм эш материалы Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәреләчәк. Әлеге хокук бозу өчен штраф күләме 10-15 мең сумнан башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәхси эшкуар өчен мондый хокук бозу очрагы беренчесе генә түгел, әлеге факт буенча эшкуар җаваплылыкка тартылган булган инде, әмма законсыз эшчәнлек алып баруын дәвам иткән.