Арча территориаль органы "РосКвиз"да катнашты

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үз гаиләләре белән Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган "РосКвиз" интеллектуаль уенында катнашты. Әлеге чараны Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.

"РосКвиз" – мантыйкка, зирәклеккә һәм акыл сөрешенә команда ярышларыннан гыйбарәт. Бу "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Своя игра", "Брейн-ринг" кебек төрле телешоуларның үзенә бер төрле яраштырылган төре.

Җиңүче исеме өчен 3 команда көрәште: "Волонтерлар", "Яшь йөрәкләр", "Дуслык". Арча территориаль органы хезмәткәрләренең гаиләләре "Волонтерлар" командасы өчен "җан атты", чөнки бу командада административ-хокук мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Рәисә Хөснетдинова катнашты.

Уен Россия тарихы, аның географиясе, фән һәм мәдәният белән бәйле биш тематик раундтан торды. Катнашучыларга төрле катлаулылыктагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде, һәр җавап буенча фикер алышуга чикләнгән вакыт бирелде. Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча "Волонтерлар" командасы мактаулы икенче урынны алды һәм беренчелекне бары тик педагогика хезмәте ветераннарына гына бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International