Сатучылар белән сәүдә белемнәре турында укулар үткәрелде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районы Ключи Сап кибетендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сату белән шөгыльләнүче сатучылар өчен уку үткәрде. Уку барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатучыларга сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың элмә тактасы, товарларда рус телендәге мәгълүматларның булырга тиешлеге, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында җиткерелде.

Сатучылар өчен сатыла торган товарларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә махсус игътибар бирелде.

Чара ахырында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International