Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзорның ТР идарәсе сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Уку йортларында лекцияләр, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре өчен семинарлар үткәрү планлаштырылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына ел башыннан бирле гына да 3837 гражданин мөрәҗәгать иткән, шуларның 297се язмача гариза язган. Гаризаларның төп өлеше сәүдә өлкәсенә туры килә. Намуссыз сатучылар кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерүне килешү предметына кертәләр, берничә карта саталар.
2019 елның 12 ноябрендә Чаллы территориаль органының һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең кулланучыларның хокукларын яклау бүлекләре белгечләре пансионатта ял итүчеләр белән очрашты. Бу пансионатта Татарстан Республикасының якын-тирәдәге районнарыннан килгән өлкән буын кешеләре ял итә. Пансионатта ял итүчеләр биредә сәламәтлеген ныгытып, яшьтәшләре белән ял итеп кенә калмыйча, үзләренең кулланучы белеме нигезләрен дә арттыра ала.
Очрашу барышында катнашучыларны түбәндәге сораулар кызыксындырды:
- сыйфатсыз медикаментлар һәм азык-төлек продуктлары сатып алган очракта нишләргә?
- медикаментларга бәяләрне кем контрольдә тота?
- сыйфатсыз көнкүреш техникасы сатып алынган очракта нишләргә?
- кулланучы хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Белгечләр үткәргән консультацияләр өлкән буын кешеләренә үз хокукларын дөрес якларга, кирәк булганда, дәгъва хатын төзергә мөмкинлек бирә.
Пансионатта ял итүчеләргә "Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгы", "Касса яки товар чегы", "Интернет-сатып алулар. Кулланучыга белеп тору өчен", "Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү үзенчәлекләре", "Кулланучыларның хокукларын яклау турында дәгъва гаризасын ничек төзергә һәм бирергә", "Ремонт яисә алыштыру чорына шундый ук товарны бирү яки алыштыру таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге", "Бурычка алучы кредиты: әҗәткә кергән кешегә белеп тору өчен" кебек темалар буенча буклетлар тапшырылды. Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефоны буенча "Кайнар линия" эше турында хәбәр ителде.
Очрашу ахырында белгечләр ял итүче пенсионерларга яхшы ял, нык сәламәтлек һәм сыйфатлы смарт-продуктлар теләде.