Презентация вакытында файдалы мәгълүмат бирелде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 12 ноябрендә шәһәр тибындагы Балтач поселогында, җирле җитештерү продукциясен популярлаштыру максатларында, "Бәхет" ҖЧҖ дигән шәхси цехта җитештерелә торган продукцияне татып карау-презентацияләү буенча кулланучылар өчен чара узды.

Чара "Бөтендөнья сыйфат атналыгы" кысаларында үткәрелде.

Күргәзмәдә төрле эчлекле бәлешләр, өчпочмаклар, камырга төрелгән сосискалар, төрле камыр пешермәләре, шулай ук өйдәгечә басылган токмачлар куелган иде.

Әлеге чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре катнашты һәм республиканың кулланучылар базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру, товарларны алга этәрү, халыкка мәгълүмат бирү буенча җирле җитештерүчеләрнең активлыгын арттыру темасына чыгыш ясады. Җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның табигый, сыйфатлы, яңа әзерләнгән булуы турында аңлатылды. Шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану, норматив документация таләпләрен үтәү тәртибе, продукциянең куллану үзлекләре һәм составы өлешендә кулланучылар өчен дөрес мәгълүмат тапшыру мәсьәләләре каралды. Кулланучылар иң еш мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру (кире кайтару) вакыты һәм тәртибе, таләпләр белдерү сроклары турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International