Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чакырылган кунак, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чарада катнашучыларны алкоголь базарындагы яңалыклар белән таныштырды. Аннары Иҗтимагый советта катнашучылар план буенча фикер алышуга кереште.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкоголь базарында контрольлек функцияләрен тормышка ашыру практикасы, ведомствоара комиссияләр эше турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина чыгыш ясады. Административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы Борис Эйдинов федераль законны камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында сөйләде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гөлия Йосыпова Европаның сыйфат атналыгына багышланган чараларның нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Юрий Митюшкин Иҗтимагый совет утырышына йомгак ясады.