Бөтендөнья сыйфат көне: Алабуга мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 14нче ноябрендә Чаллы территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның территориаль иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә, Алабуга муниципаль районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар составы өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде, анда Бөтендөнья сыйфат көне турында сөйләштеләр.

Чарада катнашучылар кулланучы һәм сатучы (башкаручы, җитештерүче), товарның җитешсезлеге һәм куркынычсызлыгы кебек төшенчәләр белән танышты. Балалар уен формасында кулланучы лингвистикасы буенча ребусларны үзләренең мантыйклау сәләтен кулланып чишә алды. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре роленә кереп, кулланучы һәм сатучы арасында барлыкка килгән бәхәсле хәлләрдә чишелеш юлларын киңәш итә алды. Мисал өчен, сатып алучы кибеттән "Лореаль" дигән кыйммәтле крем-лифтинг сатып ала. Ләкин өенә кайткач аның 3 көннән яраклылык срогы бетүе турында күрә. Сатучы әлеге товарны сатарга хокуклы булганмы?

Дәрес өчен бирелгән 45 минут вакыт сизми дә узып китте.

Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон аңлатмалары белән брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International