2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, башкарма комитет белгечләре белән берлектә, Әлки районында Европа сыйфат атналыгына багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.
Чаралар барышында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-уку, урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес уздыру, күпфункцияле үзәктә кулланучылар өчен консультация өстәле, пенсионерлар өчен лекция уку һәм "Алып Хан" сәүдә йортында кизүлек итү максатыннан Базарлы Матак авылы гражданнарын кабул итү чаралары гамәлгә ашырылды.
Чараларны үткәргәндә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, кызыксындырган сорауларга җавап бирелде, кулланучыларның хокукларын яклау буенча суд практикасыннан мисаллар китерелде. Халыкка белешмәлекләр һәм төрле буклетлар таратылды.