Әгерҗе районында күпфункцияле үзәккә килүчеләр белән очрашу узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д.Яппарова ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә килүчеләр белән очрашу үткәрде. Чара Сыйфат көненә багышланган иде.

Очрашу барышында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр китабын бирү турындагы таләпләр аңлатылды.

Җиткерелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде, мәгълүмат материалы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International