Яшел Үзән шәһәре кибетендә азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, "Агроторг" ҖЧҖнең "Пятерочка" кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашында азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде. Кибет ачылганнан бирле аның директоры булып А.А.Сәетгәрәева тора. Кулланучыларга өч төрле продукция тәкъдим ителде: "Бабушкин" икмәге, "Сосноборская" колбасасы, "Тысяча озер свежесть раннего утра" дигән төргәкле сыр. Туңдырылган ярымфабрикат рәвешендәге икмәк кибеттә үк пешерелә. Дегустация барышында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция буенча үз теләкләрен җиткерә алды. Продукцияне татып караганнан соң, кулланучылар аны кибеттән шунда ук сатып та ала алды. Шул ук көнне территориаль орган белгечләре азык-төлек товарларының сыйфат мәсьәләсе буенча кибеттәге сатучылар белән укулар да үткәрде. Тиз бозыла торган продуктларны саклау вакытына һәм шартларына игътибар иттеләр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре чара барышында барлык катнашучыларга да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International