Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, хокукый культура формалаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең бу юнәлештәге эшен активлаштыру максатыннан чыгып, укучылар арасында агарту эшләре алып бара. Узган Сыйфат атналыгы кысаларында, шулай ук укучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча үткәрелгән республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча, Әлмәт районы Ерсубайкино авылының гомуми белем бирү мәктәбенә бардылар.
Авылдагы беренче "белем мәктәбе" әле 1895 елда ук Алабуга сәүдәгәре акчасына ачыла. Бүген 180 кеше сыйдырышлы Ерсубайкино мәктәбендә беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр 33 бала укый. Мәктәп директоры Валентина Алексеева һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы да булып торган Владимир Кожуков катнашында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре нәкъ менә алар белән кулланучыларның хокукларын яклау буенча "дәрес" үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында таныштырып мәгълүмат бирелде, кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кемнең һәм ничек яклавы турында сөйләнде, буклетлар рәвешендә элемтә мәгълүматлары таратылды, Татарстан Республикасының кулланучыларның хокукларын яклау порталы белән гамәли таныштырылды.