Халыкның кулланучы белеме нигезләрен арттыру максатларында

2019 елның 15 ноябре, җомга

Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрелә. Әлеге чараларның максаты – халыкның игътибарын товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына юнәлтү генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый аң-белемнәрне арттыру да. Очрашулар барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының хокукларын ничек итеп мөстәкыйль рәвештә торгызып булуы, кулланучыларның хокукларын яклауда контрольлек итүче органнарга нинди урын бирелүе хакында аңлатыла.

Белем бирү дәресләре Түбән Каманың 15 нче мәктәбендә һәм Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә укучылар өчен узды. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре хәзерге тормышта кулланучы белемнәренең кирәклеге турында сөйләде. Аннары төп куллану терминнарын һәм процессларны белү буенча өч командага бүленеп, үзара ярышу тәкъдим ителде. Мондый чараларны үткәрү укучыларның кулланучы белеменә кагылышлы  грамоталы булу дәрәҗәсен билгеләргә, командада эшләү тәҗрибәсен алырга мөмкинлек бирә, кулланучы белемнәренә карата кызыксыну уята, укучыларны яңа терминнар һәм төшенчәләр белән таныштыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә шушы ике мәктәп укучылары күптән түгел "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына узган республика олимпиадасында актив катнашты, эссе язуда ярышты.

13 ноябрьдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хокукый культураны һәм грамоталылыкны арттыру өчен, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәре белән берлектә, Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсенә "Ирләр булыйк!" дигән әдәби-музыкаль кичәгә пенсионерлар белән очрашу өчен килде. Иң көчле затларга багышланган шигырьләрне укып, мәкаль-әйтемнәрне, такмакларны һәм җырларны искә алыр алдыннан, түбән камалылар дәүләт органнары белгечләренә үз сорауларын бирә алды. Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарга күп кенә төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертелә, әмма шундый ук чараларны үткәрүче төрле инстанцияләр белгечләре ярдәмендә пенсионерлар һәрвакыт торак, гражданлык хокуклары һәм хәзерге заман законнарының башка тармаклары буенча соңгы вакыйгалардан хәбәрдар булып тора.

Чаралар ахырында һәркемгә мәгълүмати буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газеталары таратылды, анда бушлай консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган адреслар, телефон номерлары язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International