Бөтендөнья сыйфат көне һөнәри бәйрәм генә түгел, ә кулланучыга – сыйфатлы товар өчен рәхмәт белдерү, ә җитештерүчеләргә – бәйрәмне яңалык яки маркетинг сәбәпләре буларак куллану, шулай ук үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдир итү, җитештерү яки ачык ишекләр көненә экскурсияләр үткәрү, киштәләрдә иң яхшы товарларны аерып күрсәтү, үз продукцияңне алга этәрү буенча акция уйлап чыгару мөмкинлеге дә. Чараның бурычы – кешеләрне сыйфатның мөһимлеге турында уйланырга һәм аңа барлык дәрәҗәләрдә дә омтылырга мәҗбүр итү. Сыйфат проблемасы – әйдәп баручы илләр икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе. Сыйфат атналыгын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Баулы, Азнакай, Бөгелмә һәм Ютазы районнары территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Хәсәнова белән берлектә, Бөгелмә шәһәре уку йортларында берничә профилактик чара үткәрде. Мәсәлән, 14 ноябрьдә "Бөгелмә медицина училищесы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә студентлар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ачык дәрес үткәрелде.