Кулланучы хокукларын ничек якларга: территориаль орган җитәкчесе гражданнарны кабул итте

2019 елның 16 ноябре, шимбә

2019 елның 14нче ноябрендә узган "Сыйфат көне"ндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Кабул итүдә авыл җирлеге башлыгы Т.А.Арсланов катнашты. Очрашу барышында авыл халкына кулланучы буларак хокуклары бозылганда үз-үзләрен яклау буенча киңәшләр бирелде, Сыйфат көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде.

Торак пунктта яшәүчеләрдән сыйфатлы товарны алыштыру сроклары, сатучы үз товарын танымаса, сатучыга карата тиешле сыйфатта дәгъва белдерү сроклары һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында сораулар бирелде. Шулай ук суыткычта, телевизорда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучының хокуклары турында, сатучы товарны төргәкләү өчен өстәмә түләү алырга тиешме-юкмы, сатып алынган сыйфатлы ишек заказ бирелгән үлчәмнәренә туры килмәсә нишләргә, дигән сораулар да җиткерелде. Җиткерелгән барлык сораулар буенча квалификацияле җаваплар бирелде.  Шулай ук чарада катнашучыларның һәркайсына товарлар сатып алганда уяу булырга, сатып алынган продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау шартларына игътибар итәргә, сыйфатсыз һәм срогы чыккан товарларны сату фактлары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына хәбәр итәргә киңәш ителде. 

Гражданнарны кабул иткәннән соң, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм шәхси эшкуарлар белән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары һәм кагыйдәләре, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре хакында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International