Кулланучы белеме бирү һәм бу өлкәдә агарту системасы халыкның түбән хокукый грамоталылыгы белән көрәшергә мөмкинлек бирә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгече Лилия Степанова, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы филиалының гомуми гигиена буенча табиб ярдәмчесе Надежда Аллегонова белән берлектә, Бөгелмә шәһәренең Совет урамы буенча 84 нче йорт адресында урнашкан "Салават күпере" ("Радуга") социаль ярдәм үзәге" автоном коммерция оешмасына килеп йөрүче инвалидлар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча лекция уздырды.

Чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның, бигрәк тә өлкән буынның, хокукый белем һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү. Кулланучыларга белем бирү һәм агарту системасы халыкның хокукый грамоталылыгы түбән булу, гражданнарның үз хокукларын тормышка ашыру механизмнары турында хәбәрдар булмавы белән көрәшергә мөмкинлек бирә. Очрашу барышында катнашучылар кибетләрдә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын сату фактлары, атланмайны фальсификацияләү очраклары һәм башкалар буенча сораулар бирде. Хезмәткәрләр гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде. Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүмат буклетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International