"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучы буларак үз-үзеңне дөрес тота белү буенча хокук белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары өчен дәресләр үткәрә.
Дәресләр вакытында тыңлаучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар ("Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре", шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмы турында аңлатыла.
Студентлар – товарлардан һәм хезмәтләрдән файдалану процессына актив җәлеп ителгән халыкның яшь өлеше, кулланучыларның иң динамик төркемнәреннән берсе, калган яшьләргә генә түгел, әлеге яшьтә булмаган халыкның киң катламнарына да сизелерлек йогынты ясый.
Дәресләр сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы Закон статьяларын яктыртуга нигезләнә. Төрле мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучылардан килгән мөрәҗәгатьләрдән мисаллар һәм аларны хәл итү ысуллары китерелә. Студентлар сыйфатсыз заманча элемтә чаралары, компьютерлар, кием-салым, эчемлекләр, тәмәке һ.б. өчен аларны алмаштыру яки акчаны кире кайтару мәсьәләләрен хәл иткәндә килеп туган хәлләр турында үз тәҗрибәләреннән чыгып фикер алышуга актив кушыла.
Товарларны дистанцион сатып алу ысулы темасы, шул исәптән интернет-сатып алу үзенчәлекләре; заказ өчен түләү һәм аны алу шартлары; товарны кире кайтару шартлары тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уята.
Студентларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аерым алганда, Казан территориаль органының кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге функцияләре турында кыскача мәгълүмат җиткерелә.
Дәресләрдән соң студентлар һәм укытучылар кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукцияне актив рәвештә алып бетерә.