Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кышкы ял турында халык арасында анкета үткәрде.
Сораштыруда 150 кеше катнашты.
"Сез актив кышкы ялны яратасызмы?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе (75%) уңай җавап биргән. Респондентларның 25%ы актив кышкы ялны яратмый.
Җавап бирүчеләрнең күпчелеге (62%) тимераякка өстенлек бирә икән. Респондентларның 21%ы чаңгыда йөрергә ярата, 17%ы сноуборд куллана.
"Сез спорт инвентарен прокатка аласызмы?" – дигән сорауга бирелгән җаваплар статистикасы түбәндәгечә: гадәттәгечә, респондентлар спорт инвентаре прокатыннан аеруча еш файдалана икән (72%). Җавап бирүчеләрнең 20%ы прокатка алмый, 8%ы җавап бирә алмаган.
Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 59%ына хәзерге вакытта спорт инвентареның сыйфаты ошый. Җавап бирүчеләрнең 23%ы спорт инвентареның сыйфатыннан канәгать түгел, 18%ы әлеге сорауга җавап бирергә кыенсына.